«Бөек мөгаллимнәр плеядасы»: тарихи экскурс (12+)

13 февраль көнне, Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен «Бөек мөгаллимнәр плеядасы» дигән тарихи экскурс уздырды. 
Китапханәченең бөек укытучылар һәм остазлар – педагогика һәм җәмгыять тарихында үзләренең якты эхләрен калдырган К.Д. Ушинский,  А.С. Макаренко, В.А. Сухомлинский турында чыгышы презентация белән үрелеп барды. Укучылар зур кызыксыну белән бөек мөгаллимнәрнең уй-фикерләре һәм әйткән, язып калдырган сүзләре турында викторина сорауларына җавап бирде, «Үзеңне укырга өйрәт» тестын үтте. Чара азагында укучыларга әлеге тематика буенча китаплар тупланмасын тәкъдим иттеләр һәм үзлектән белем алу буенча белешмәлекләр бирделәр. 

Поделиться: